«Бәләкәч» аланы

«Бәләкәч» аланы
15-17-нче сентябрь аралыгында «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә еллар белән сыналган дуслык, балаларның шат авазлары һәм чын гаилә мохите хөкем сөрәчәк. Чөнки биредә 3-нче тапкыр «Сәләт-Гаилә» сменасы узуы көтелә. Аны үзләре дә кайчандыр сәлкеш булган, бүгенге көндә бәхетле әти-әни ролен башкаручы Сәләт ветеранны яратып шулай атый. «Сәләт-Бәләкәч» проекты тарафыннан оештырылган әлеге смена үзендә 10 Сәләт гаиләсен җыячак.