«Sanak-lab» белем-бирү лабораториясенең күчмә язгы сессиясе

«Sanak-lab» белем-бирү лабораториясенең күчмә язгы сессиясе

26-нчы апрельдан башлап 1-нче майга кадәр Биләрдә урнашкан «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге «Sanak-lab» белем-бирү лабораториясе катнашучылары өчен ишекләрен ачып җибәрәчәк.

Күчмә сессия кысаларында сезне көтә:

-          IT һәм кулланма математика буенча кызыклы дәресләр;

-          дуслар арасында җылы кичләр;

-          кабатланмас хис-кичерешләр;

-          яраткан әйдаманнар.

Гаризаны тутыр. Якты киләчәгеңне безнең белән иҗат ит!