“Сәләт” белем бирү технологияләренең халыкара үзәгенең рәсми ачылу тантанасы

“Сәләт” белем бирү технологияләренең халыкара үзәгенең рәсми ачылу тантанасы

1 апрель көнне, сәгать 16:00, "Сәләт" йортында (Островский ур., 23) “Сәләт” белем бирү технологияләренең халыкара үзәгенең рәсми ачылу тантанасы үтәчәк.
Әлеге үзәк 2014 нче елда, "2014-2020 нче елларда "Татарстан Республикасының дәүләт һәм башка телләрне өйрәнү һәм саклау" дәүләт программасы кысаларында, "Сәләт" Фонды һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан төзелгән иде. Үзәкнең эшчәнлеге педагоглар, балалар эшләре белгечләре өчен уку-укыту һәм инновация мәйданчыгы булдырудан гыйбарәт. Шулай ук әлеге үзәк ярдәме белән, формаль булмаган белем бирү өлкәсендә төрле проектларны чынга ашыруда да көтелә.