«Сәләт» мини-футбол лигасы

«Сәләт» мини-футбол лигасы
«Сәләт» мини-футбол лигасының чемпионатында катнашу өчен гаризалар кабул итә.

Чемпионат 2015 нче елның 8 февраленнән алып 12 майга кадәр бара (Һәр якшәмбе). Очрашулар «Буревестник» спорт комплексында (Җиңү Проспекты ур., 7) үтәчәк.

Чемпионатта катнашу өчен команда 7 нче февральгә кадәр оештыру комитетына гариза юлларга тиеш. Биредә команданың уенчылары хакында тулы мәгълүмат булу зарур.

Футболистларның бер командадан икенчесенә күчү өчен (бары 1 тапкыр гына рөхсәт ителә) шулай ук махсус гариза тутыру кирәк. Әлеге гаризаны 15 нче февральгә кадәр тапшыру мөһим.

Турнир турындагы барлык сораулар белән сез түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз:http://vk.com/sport_selet

Чемпионат турындагы белешмә белән танышырга теләүчеләр өчен: https://drive.google.com/file/d/0BzXIeVFS1fZRmpOclVPSElBaUU/view?usp=sharing