"Сәләткә 20" юбилей чаралары

"Сәләткә 20" юбилей чаралары

"Сәләткә 20" юбилей чаралары программасы 

6 Декабрь – Спорт уеннары марафоны

20 еллык юбилейны бәйрәм итү максатыннан спорт уеннары марафонына старт бирелде. Ул октябрь - декабрь айларына планлаштырылган, футбол, баскетбол, волейбол турнирлары, “Сәләт” яшьләре, ветераннары һәм гаиләләре катнашында спорт-эстафетасы да үткәреләчәк. 6 декабрь көнне әлеге марафонның финал уеннары булачак. Спортчыларны кайнар көрәш, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, ә җанатарларны төрле остаханәләр, уеннар һәм бәйгеләр көтә. 

Тулырак мәгълүмат артыннан Нияз Мортазинга мөрәҗәгать итергә була http://vk.com/niyaz.murtazin

7 Декабрь – Интелектуаль турнир

7 нче декабрь көнне “Сәләт” йортында интелектуаль турнир узачак. Командалар "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында студентлар һәм мәктәп укучылары арасында иң-иңнәрен билгелиләр, ә финалда шушы ике төркем брейн-ринг форматындагы ярышта үз көчен сыный. Сүз уңаеннан, командалар оешуның төп шарты төркемдә ким дигәндә 3 уенчының “Сәләт”тән булуы.

Тулырак мәгълүмат артыннан Надир Курамшинга мөрәҗәгать итергә була http://vk.com/nadirkuramshin

8 Декабрь – “Сәләт” лекторие

“Сәләт” лекторие проектын оештыручылар безнең өчен ток-шоу форматында “Сәләт” ветераннары, гаиләләре, активистлары катнашындагы 8 очрашу әзерлиләр. Очрашуларның темалары, төгәл вакыты һ.б. мәгълүмат иҗтимагый челтәрләрдә “Сәләт”нең рәсми аккаунталрында булачак.

9 Декабрь – Татарстан Республикасы Президенты катнашында бәйрәм һәм юбилей концерты

“Сәләт”нең 20 еллыгына багышланган чараларны төгәлләүче грандиоз концерт “Сәләт” кичә, бүген, иртәгә” дип исемләнгән, оештыручыларның төп максаты  – “Сәләт” үсешен күрсәтү. Сәлкешләр яраткан җырлар, "безнең" җырчыларыбыз, күпләгән дусларыбыздан иҗади бүләкләр - болар барысыда “Сәләт”кә битараф булмаганнарны "Пирамида" күңел ачу үзәгендә 9 нчы декабрь көнне көтә!

12 Декабрь – Бүләкләү тантанасы

Узган 20 ел дәвамында булган “Сәләт” эшчәнлегенә гомуми нәтиҗә ясау, “Сәләт” үсешенә үз өлешен керткән ветераннарны, активистларны бүләкләү тантанасы 8 декабрьгә планлаштырылган. 

Чара хакында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта һәм иҗтимагый челтәрләрдә“Сәләт”нең рәсми аккаунталрында булачак.