Selet Prague School-2015

Selet Prague School-2015
Иң зур проектларның берсе булган «Сәләт» Прага мәктәбе үзенең кульминацион ноктасына җитеп килә. Программа әзер, маршрут билгеләнгән, команда җыелган. Чемоданнарны җыеп очасы гына кала – хәерле юллар теләп калыгыз!

«Сәләт» Прага мәктәбе – 20-35 яшьлек егет-кызлар, яңа идея хуҗалары, проект авторлары һәм җитәкчеләре өчен уку-укыту программасы ул.

Әлеге проект Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе, «Сәләт» Фонды ярдәме белән оештырыла һәм 2010-2015 елларда Татарстан Республикасының мәгариф үсеше стратегиясе проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Мәктәптә проект менеджменты, команда белән эшләү, идарә итү һәм иҗтимагый җаваплы бизнес төзүгә караган уку-укыту программасы төзелгән.

«Сәләт» Прага мәктәбе берничә этаптан тора. Беренче этап – 1-нче марттан 1- нче апрельгә кадәр Казанда үтте. 1-25 март эчендә 117-дән артык гариза кабул ителде. Гариза тутырганда үзеңнең проектың белән кыскача таныштырып үтәргә һәм тәкъдим итү хатларын беркетергә кирәк иде.

Әлеге катнашырга теләүчеләр арасыннан, нибары 95-е генә алдагы турга үтә алды. Алар татар, рус һәм инглиз телләрендә әңгәмә (собеседование) үттеләр. Биредә претендентлар жюри әгъзаларын проектлары белән тулырак таныштыра алдылар, мәктәптә катнашуларының максатларын аңлаттылар. Шулай ук татар, рус һәм инглиз телен белү дәрәҗәсе дә исәпкә алынды. Тик Чехиядә узачак уку-укыту программасында катнашу хокукы бары 30 катнашучыга гына бирелә. Нәкъ менә алар «Сәләт» Прага мәктәбенең 2 этабы катнашучылары да инде.

23-нче апрельдән программаның дистанцион этабы башланып китә. Проект менеджменты өлкәсендәге әлеге дәресләр катнашучылар өчен бер дигән репетиция булыр! Selet Prague School-2015 командасы ике атнасын – 29-нчы апрельдән 12-нче майга кадәр – Прагадан 40 км ераклыкта урнашкан Сазава шәһәрендә үткәрәчәк.

Катнашучылар сәяхәт вакытында Европаның башка шәһәрләрен дә күрә алачак: алар өчен махсус читтә яшәүче якташларыбыз белән очрашулар да планлаштырылган.

Нәтиҗәдә, «Сәләт» Прага мәктәбе укучылары яңа белем, көч һәм дәрт тулы багажлары белән кире туган якларына кайтырга тиеш булалар. Алай өчен биредә, чын мәгънәсендә, көчле уку-укыту программасы әзерләнгән: катнашучылар проект менеджменты, потенциаль партнерлар белән эшләү, һөнәри үсеш өлкәсендә белем алачаклар һәм европалыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнәчәкләр. Шулай ук аларны Татарстанның уңышлы компанияләрендә стажировка үтү мөмкинлеге дә биреләчәк.

Инноваторлар командасына рәхим итегез!