14.04.2017
«Сәләт» республиканың барлык районнарына үтеп керде. Азнакай, Буа, Бөгелмә, Чаллы, Биектау районнарында быел да кызыклы сөрәннәр яңгыраячак. Алексеевск районындагы «Фәнсар» үзәгендә исә ел дәвамында дүртәр смена үткәрелә: «Сәләт-Осталар бистәсе», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Санак», «Сәләт-Имәнкәй». Бу җәйдә «Сәләт» аланнарында 25 профильле сменалар эшләячәк, аларда 15 меңгә якын бала ял итәчәк.
«Шәхри Казан»