Җәйне “Сәләт”тә күңелле үткәрик

Җәйне “Сәләт”тә күңелле үткәрик 27.04.2017 Мәктәп укучылары да, студентлар да җәйге каникулларны зарыгып көтә. Инстаграм челтәрендә башкаларның матур фотоларына сокланып, вакытыңны бушка уздырганчы, син дә җәеңне алдан планлаштырып куй! Татарстан Республикасында урнашкан “Сәләт” берләшмәсе сиңа күңелле дә, файдалы да җәй тәкъдим итә! Безнең белән тән генә түгел, күңел дә ял итә. Сәләтле балалар һәм яшьләр “Сәләт” берләшмәсе ел саен Татарстан, Башкортстан (“Сәләт – Кандракүл”), Чувашстанда 20 җәйге алан үткәрә. Быел аларга Самара өлкәсе һәм Монреаль дә кушылачак! “Сәләт” җәйге аланнарында катнашу – татар телебездә аралашу, сәләтеңне ачу, яңа белемнәр, танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашу, һөнәр сайларга ярдәм итүче белгечләр белән фикер алышу дигән сүз. “Сәләт” берләшмәсе һәр баланың шәхси үсешенә ярдәм итә, терәк була ала! “Сәләт”нең ямьле Кандракүл буенда урнашучы аланы быел да балаларны күңелле ял итүгә чакырачак. Башкортстан дәүләт университеты доценты Марат Шәрипов әйтүенчә, быелгы мәдәни программа тагын да мавыктыргычрак булачак.

Тулырак: Кызыл таң

Исемлеккә күчү