Канадада “Сәләт-Монреаль” сменасы ачылды

Канадада “Сәләт-Монреаль” сменасы ачылды 04.08.2017 Кичә, 3 августта, Канаданың Монреаль шәһәрендә беренче тапкыр “Сәләт-Монреаль” профильле сменасы ачылды. Бу - “Сәләт”нең чит илләрдәге өченче аланы. Австралиядә һәм Чехиядә “Сәләт” лагере бар иде инде. “Сәләт-Монреаль” профильле халыкара укыту үзәге ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән ачыла. Анда чит илләрдә яшәүче 80 ләп ватандашыбыз җыелачак. Шулай ук Канадага Татарстаннан да делегация китте. Алар арасында 7 әйдаман һәм 8 оештыручы, шулай ук “Сәләт” аланының рухын җиткерә алырлык “ сәлкешләр” дә бар.

Тулырак: tatar-inform.

Исемлеккә күчү