"Сәләт-Кандракүл" аланы быел медиага багышлана

"Сәләт-Кандракүл" аланы быел медиага багышлана 24.08.2017 Марат Шәрипов быелгы аланга 70 малай һәм кызның килүен әйтә. Күпчелеге Башкортстан район һәм шәһәрләреннән. Шулай ук Татарстаннан һәм Омскидан да берничә бала килгән. Быелгы аланның төп темасы итеп "Мәгълүмат чаралары, медианың төрле юнәлешләре"н алганнар. Шул максатта республикадагы төрле газет-журналларда, радио һәм телевидениеда эшләүче журналистларны осталык дәресләре үткәрү өчен чакыралар. Шулай ук кем нәрсәгә сәләтле - шул һөнәрләрен дә күрсәтә ала. Марат әфәнде әйтүенчә, быел балалар өчен яшәү шартлары элекке еллардагыдан уңайлырак.
 
Тулырак: https://www.azatliq.org/a/28599613.html

Исемлеккә күчү