Руководитель проектов «Сәләт» Джавдет Сулейманов уверен, что сообщество заслужило доверие детей

Руководитель проектов «Сәләт» Джавдет Сулейманов уверен, что сообщество заслужило доверие детей 11.03.2019 Казанда "Сәмрух" премиясен тапшыру тантанасы ачылды.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Сәләт" проекты җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов "Сәләт"кә карата балаларның ышанычы тупланган, дигән фикердә. Бу хакта ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтүче "Сәмрух" дип аталган премия тантанасы ачылышында әйтте.

"Сәләт"не без бүген күрәбез икән, димәк, ул җыела, ныгый, үсә. Минемчә, шушы еллар арасында "Сәләт"кә карата балаларның ышанычы, көче тупланган", - диде ул.

Җәүдәт Сөләйманов "Сәмрух" премиясендә "Сәләт"кә 25 яшь булуын да искәртте. "Сәмрух" премиясе - сәлкешләрнең иң-иңнәрен күрсәтә һәм сайлый торган чара", - дип билгеләп үтте ул.

"Без яшьләр белән матур эшләр башкарабыз, әле бездә потенциал бар, алга таба тагы да үсеп, хезмәт итәрбез дип ышанам", - диде Җәүдәт Сөләйманов.

Җәүдәт Сөләйманов барлык җитәкчеләргә, оештыручыларга рәхмәтен ирештерде. "Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт, чөнки аның командасы биредә дә безнең белән. Ул безгә ярдәм итеп кенә калмый, һәрвакыт безнең белән булырга да тырыша", - диде ул. 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181664/


Исемлеккә күчү