«Сәләт-Самара» признан «Аланом года»: самарцам вручили премию «Сәмрух-2018»

«Сәләт-Самара» признан «Аланом года»: самарцам вручили премию «Сәмрух-2018» 11.03.2019

Кичә Казан шәһәренең Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өлкәсендә ел саен уздырыла торган «Сәмрух-2018» Республика премиясен бүләкләү тантанасы узды.

Быел тантана «Сәләт» берләшмәсенең 25 еллыгына багышланган иде. Премияне 8 номинациядә тапшырдылар: «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел кулдашлары», «Ел клубы», «Сәләт җырлый».

«Ел аланы» номинациясендә Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе базасында узучы «Сәләт -Самара» аланы җиңүче булды!

«Сәләт-Самара» сменасы вәкилләрен җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!


Исемлеккә күчү