«БИКАФЕСТ»: ИҖАТ, ДӘРТ, ИЛҺАМ

«БИКАФЕСТ»: ИҖАТ, ДӘРТ, ИЛҺАМ 10.12.2019

8 нче декабрь көнне Сәләт Йортында «БикаФест» фестиваленең Гала-концерты гөрләде. Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм яшьләр җыр-шигырь фестивале сәнгатькә гашыйкларны бу ел 18нче тапкыр барлады.

Татар халык җырлары, авторның үзе иҗат иткән шигырьләре һәм композиторлар көйләре белән үрелеп барды гала-концерт.Фестиваль меценат автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерә. Катнашучылар «Үз әсәрен иң оста укучы», «Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы», «Иң яхшы коллектив башкаручы» һ.б. номинацияләрдә ярышты.

Быел 100дән артык катнашучы арасыннан 35е финалга узды. Жюри әгъзасы Ләйсән Арсентьева сүзләренчә, һәр катнашучы башкару, артистизм һәм үз-үзен тоту осталыгы критерийлары буенча бәяләнде. «Сайларга кыен, һәрберсенең «изюминкасы» бар», - дип әйтте җырчы. Катнашучылар җырларын башкарганда да дулкынланып карады ул.

Финалистларның чыгышларыннан соң, «БикаФест» җиңүчеләре тантаналы рәвештә бүләкләнде. Әдәбият буенча гран-прины Айрат Хәйруллин яулады, «Җыр» юнәлешендә Алсу Салихова җиңүгә иреште.  

Катнашучылар белән чиратлашып «Сәләт»нең якын дуслары Руслан Закиров, Йолдыз Миңнуллинаның, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм «Бәләкәч» балалары чыгыш ясады.

Гала-концерт квартирник форматында үтте. Залда утыручы тамашачы катнашучыларның чыгышларын сокланып, таң калып күзәтте.   

«Сәләт – мөмкинлекләр мохите». «БикаФест» сәләтле балаларны үзенә җыеп, бу мөмкинлекне кабат бүләк итте. Иҗат, дәрт, илһам фестиваленең гомере озын булсын иде! 

http://yalkyn.ru/news/bu-tema/bikafest-iat-drt-ilam


Исемлеккә күчү