У «Сэлэт» появится интернет платформа

10.02.2020

«Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды үзенең социаль челтәрен булдыруы турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

Бүгенге көндә җәйге аланнарда катнашырга гаризалар кабул итү өчен «Сәләтнең» портфолио.ру сайты эшләп килә. Ул сайтта аланнарда катнашырга теләгән балалар үзләренең портфолиоларын тутыра алалар. Киләчәктә сайт нигезендә яңа социаль челтәр булдыру каралган.

«Киләсе җәйгә гаризалар бирү кампаниясе «Портфолио» сайты аша башланып китте. Көзгә «Портфолио» сайты нигезендә безнең мохиткә кагылган барлык кешеләрдән торган, үзара аралашу мөмкинлеге булган «Сәләт» социаль челтәрен ясарга телибез. Анда шулай ук барлык проектларга гариза тутыру мөмкинлеге дә булачак», — дип хәбәр итте «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов.

«Без «Вконтакте» социаль челтәренә альтернатива турында уйламыйбыз. Проектының төп идеясы: «Сәләт»тә катнашкан балалар портфолиосыннан торган база ясау, ул уртак проектлар булдыру өчен инструмент та, аралашу мохите дә булачак», — дип белдерде яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

Чыганак: «Татар-информ»



Исемлеккә күчү