Казанда ел саен үткәрелә торган «Сәмрух» премиясенә йомгак ясадылар

1 10.03.2021

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында сәләтле балалар һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өлкәсендә ел саен үткәрелә торган VI Республикакүләм  «Сәмрух» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.  Бу премия Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Сәләт» иҗтимагый фонды тарафыннан 2015 елдан башлап, 13 номинация буенча үткәрелә: «Ел директоры», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел әйдаманы», «Ел аланы», «Ел сәлкеше», «Ел клубы», «Ел кулдашлары»,«Ел партнеры», «Форум җитәкчесе», «Ел остазы», «Сәләт җырлый», «Сәләт стипендиясе».

Быел оештыручылар тарафыннан «Ел инициативасы» дигән яңа номинация тәкъдим ителде.  Аның кысаларында «Сәләт» төбәкара клублары һәм «Сәләт» активлар мәктәбе проект төркемнәре эшчәнлеген тормышка ашыру  максатыннан, катнашучылар проектлары каралды.

Яшьләр эшләре  министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов барлык җиңүчеләрне котлап үтте һәм «Сәләт»тә  талантлы балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең берничә буыны үсеп килүен ассызыклады: «Ел саен үткәрелә торган «Сәмрух» премиясе —«Сәләт»тә төрле елларда катнашучылар һәм тәрбияләнүчеләрнең очрашу урыны ул.  Анда узган елга нәтиҗәләр ясыйлар һәм берләшмәнең иң актив әгъзаларын атыйлар».

Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең һәркайсы бүген 50шәр мең сум акча алган. Бу-балалар, аларның әти-әниләре, вожатыйлар, проект җитәкчеләре һәм дуслары тарафыннан fund.selet.biz платформасында җыелган акча.  Бу аларның кертемнәренең кыйммәтен тагын бер кат раслау булып тора.

«Ел сәлкеше» – «Сәлкеш года»  номинациясе җиңүчесе  Нариман Вилданов: «Минем өчен «Сәмрух» премиясендә катнашу ул  –   барыннан да элек, бик зур тәҗрибә. Сәләт ул – мөмкинлекләр киңлеге. Мин монда инде 2016 елдан бирле», – дип билгеләп үтте.

Тулырак: https://tatar-congress.org/ru/blog/v-kazani-podveli-itogi-ezhegodnoy-premii-semruh/


Исемлеккә күчү