Рустам Минниханов в «Сәләт»: «Мы смотрим на вас с надеждами»

1 27.08.2022 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» халыкара уку-укыту форумы катнашучылары белән очрашты. Гадәттәгечә, республика җитәкчесе аланнар эшчәнлеге белән танышып, сәлкешләрнең хәлен белеште. Хәзерге көндә «Сәләт»нең бишенче сменасы бара. Барлыгы алты смена оештырылачак. 27–31 июльдә уза торган смена мәгълүмати технологияләргә багышланган. Биредә 1077 бала ял итә. Гомумән, алты смена кысасында Биләр җире 6300 сәлкешне кабул итәр дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов җирле видеостудиядә узган әңгәмә вакытында республикада татар телен, милли гореф-гадәтне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелүе турында сөйләде. – Биредә зур үзгәрешләр булган. Соңгы берничә ел эчендә «Сәләт» бик нык үсте. – диде ул сәлкешләр белән очрашкач. – Быел «Адымнар» комплексында «Сәләт» класслары булдырылды, «Сәләт» базасын Кырымда ачтык. Быел Биләрдә 6 смена үтә. Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстанның барлык районнарыннан меңләгән балалар, яшьләр бергә җыела. Сезнең өчен киң мөмкинлекләр ачыла. «Сәләт» туган телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү эшендә дә алдынгы сафларда тора. Бу шулай булды һәм булачак та. Шушы җаваплылыкны гел истә тотарсыз дип ышанам. Без сезгә зур өметләр белән карыйбыз, – диде Президент. Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтүенчә, «Сәләт» – Россия һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган меңләгән бала өчен мөмкинлекләр мохите. «Форум елдан-ел камилләшә. Палаткалы лагерьдан ул инде тулы канлы белем бирү системасына әверелде. «Сәләт» татар телен саклау һәм үстерү өчен дә зур өлеш кертә», – диде министр. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова форумның эшчәнлеге белән таныштырды. «Форум буларак 2012 елдан бирле эшлибез. 26 ел дәвамында без Биләр җиренә кайтабыз. Киләсе елга «Сәләт»нең 30 еллыгын билгеләп үтәбез», – диде ул. Тулырак: https://vatantat.ru/2022/07/88255/

Исемлеккә күчү