«Сәләт» - это образ жизни и мышления

«Сәләт» - это образ жизни и мышления 21.02.2024 «Сәләтле җәй – 2024» һәм талантлы балаларны, яшьләрне үссендерү өчен оештырылган 9 нчы «Сәмрух» республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, республика «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов киләчәктә «Сәләт» белән булачак уртак проектлары хакында сөйләде. Уртак проектлар башкарылганда командаларның берләшеп эшләве күз алдында тотыла, диде ул. Һәм, гомумән, «Алдынгылар» хәрәкте эшен тормышка ашырганда «Сәләт» технологияләрен куллану да гамәлгә кергәнлеген билгеләде. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова быел «Сәләт»нең 30 еллыгы булуын һәм җәйге аланнар саны 24 кә җитәчәген әйтте. Балалар файдалы ял итсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләре дә үтәләчәген һәм югары профессиональ укытучылар чакырылагачына вәгъдә бирде. Куркынычсызлык шартлары буенча ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова да җавап бирде. «Сәмрух» премиясен җиңүчеләрен Казанның үзәгендә «Пирамида» концертлар залында бүләкләделәр. Тулырак: https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/salat-ul-iasau-ham-fikerlau-ravese

Исемлеккә күчү