Әдип Әлмир: «Без – Президент командасы! Без бу исемне акларбыз!» кире кайтырга

Адип Альмир: «Мы команда Президента, и мы его не подведем!»

27-28-нче февраль көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (ТРның Алексеевск районы) V Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы оештыру комитетының гамәли семинары узды. Семинар кысаларында «Фәнсар» Үзәгенең уңышлы эшләве буенча районның администрациясе һәм берләшмәнең партнерлары белән түгәрәк өстәл уздырылды.

Гамәли семинарда төрле проект һәм форум юнәлешләре җитәкчеләре, форумда катнашачак җәйге профильле сменаларның директорлары һәм «Сәләт»кә нигез салучылар катнашты.  

«Сезнең  идеяләрегез аша, бердәм принципларыбыз, проектларыбыз һәм чараларыбыз ярдәмендә әлеге Үзәгебезне гөрләтик! Бүген алдыбызда торган төп бурычыбыз – сменаларга яхшы старт бирү. Ә моңа инде күп вакыт калмады: иң беренчесе март уртасында башланачак. «Сәләт» форумына да әзерлекне онытырга ярамый. 2016-нчы елны инде берничә айдан 5 мең кеше җыелачак җирдән башлау икеләтә шатлык», – дип белдерде «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов.

«Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир скайп аша изге теләкләрен җиткерде. Татар телен саклап калу, республикабызның сәләтле балалар һәм яшьләренә ярдәм итү, юбилей санлы форумны үткәрү буенча концепция төзү өлкәсендә уңышлар теләп калды.

Гамәли семинар барышында форумның программа директоры барлык команда өчен V Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумының концепциясен искәртеп узды. Түгәрәк өстәлдән соң Форумның тулы планы төзелде.

«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгенең эшчәнлеге һәм аны алга җибәрү» дип аталган түгәрәк өстәлдә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының социаль сораулар буенча җитәкче урынбасары Николай Петрович Чурин; Алексеевск муниципаль районының Биләр авыл җирлеге башлыгы Александр Петрович Гайнуллин; Алексеевск районы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Рөстәм Рафикъ улы Хөснетдинов; «Сервис Стиль» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Миңнехаләф кызы Ризванова һәм «Сәләт» яшьләр үзәгенең директоры Раил Фидаил улы Курамшин  катнаштылар.

«Шактый пионер лагерьләре ачылуга ук үз эшләрен тәмамладылар, яшәп китә алмадылар. Тик әлеге урын уңышлы булып чыкты. Гел үсештә булыйк!» – дип, теләп калды Александр Гайнуллин ДОЛ «Дубок» урынына төзелгән «Фәнсар» үзәгенә.

Раил Курамшин Үзәкне оештыру буенча план белән таныштырып узды. Инде җәйгә 25 кешелек мунча комплексы салыначак икән. Аның артыннан ук бассейн төзү бурычы тора.

Бүгенге көндә Үзәкнең территориясендә административ корпус, 4 торак корпусы, дәресләр өчен классларга бүленгән клуб, концерт залы, кухня белән ашханә һәм ачык сәхнә урнашкан. Шулай ук футбол һәм баскетбол уйнау өчен спорт мәйданчыгы да бар. Үзәктән 400 метр чамасы читтә изге чишмә ага һәм Биләр тыюлыгы урнашкан. Бер сүз белән әйткәндә, акыл һәм физик яктан үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган.

«Биләр һәрвакыт үзәктә булган. Заманында Биләр һәм Болгар шәһәрләре әһәмиятлелекләре ягыннан Помпей һәм Трояга тиң булган дип язганнар. Бу – Татарстанның чите түгел,  республикабызның үзәге! Кукмара һәм Самара, Алатырь һәм Бөгелмәгә Биләр аша элемтә булдырыйк. Без үзебезне халыкара үзәк буларак бәялибез. Без – Президент командасы. Без бу исемне акларбыз!» – дип белдерде Әдип Әлмир.