1-нче көн. Зур гаилә белән танышу ← кире кайтырга

Борынгы Биләр җирләренә аяк басуга, беләсезме, Cәләт мөхите әллә кайдан сизелеп тора... Беренче көн кыска булса да, кызыклы һәм кызу үтте. Теркәлү, аланнар белән танышу, грандиоз ачылыш һәм эссе бию баттлы! Берничә сәгать эчендә 1001 хис-кичереш... Форумның калган көннәреннән нәрсә көтәргә? Вакыт күрсәтер. Тик шуны әйтә алам, барысы да шәп-шәп-шәп булачак!!!