Сəлəткə 11 яңа проект! кире кайтырга

11 новых проектов для Сәләт!

4-6-нчы октябрьдə Сəлəтнең «Фəнсар» базасында «Сəлəт активы мəктəбе» уздырылды. Катнашучылар төрле спикерларның проект уйлап чыгару һəм аны чынга ашыруга багышланган чыгышларын гына тыңлап калмады, ə үзлəре дə проект ясап, аны якларга өйрəнделəр. Быел жюри əгъзаларына 11 яңа проект һəм инде эшли торган 2 проектка өстəмəлəр тəкъдим ителде.

Сəлəт Клубы президенты Тимерхан Шəйхетдинов əйтүенчə, быелгы программа бик кызык итеп əзерлəнгəн. 3 көнлек остаханәләрдә тәҗрибә туплаудан тыш, 48 катнашучыга үз идеялəрен, проектларын чынга ашыру мөмкинлеге дə бирелде.

Тəкъдим ителгəн проектларның берсе — Сəлəтнең интернет-архивын булдыру. Аның авторы — 11-нче сыйныф укучысы Лəйсəн Низамова. Лəйсəн «Сəлəт активы мəктəбе» турында мəгълүматны «ВКонтакте» сәхифәсеннән укып белгән дә катнашып карарга булган. Проектын Сəлəт тарихы белəн бəйлəгəн. Чара вакытында проектлар турында күп яңа мəгълүмат алган, иң ошаганы исə Алия апа Булатованың психологик остаханәсе булган.

«Актив мəктəбе» тəмамланса да, катнашучылар белəн элемтə өзелми, проектлар турында сүз алып барыла, аларны тормышка ашыру эше инде башланды!