Яңа 2018-нче ел белән! кире кайтырга

С наступающим Новым годом!
Кадерле сәлкеш-әйдаманнарыбыз, смена җитәкчеләре, проект авторлары, хөрмәтле укытучыларыбыз, остазларыбыз, партнерларыбыз!

Ихлас күңелдән сезне Яңа ел белән котлыйбыз! Сезгә, барлык гаиләгезгә сәламәтлек, ак бәхетләр, күңел тынычлыгы, мул тормыш һәм чиксез мәхәббәт телибез!

Якынлашып килүче Яңа ел иң зур теләкләрегезне, күптән көткән хыялларыгызны чынга ашырсын, барлык өметләрегез аклансын, максатчанлык һәм тапкырлык сезгә һәрчак юлдаш булсын! Күңелегез көр, аяз, рухыгыз нык булса сезгә бернинди бәла-каза да ишек какмас! Яңа үрләр яулагыз, ышаныч белән алга атлагыз! Сез дөрес юлда, шуны онытмагыз! Белемгә омтылыгыз, дөньяны өйрәнегез, иң шәп мизгелләр сезне алда көтә!

Барлык кирәкмәгән борчу-мәшәкатьләр үтеп баручы елда калсын, Яңа ел күңелле вакыйгаларга, бетмәс шатлыкка бай булсын! Алдагы көнгә ышаныч белән атлагыз! Бәйрәм белән!