4 әйдаман һәм бары 1 генә Сәмрух сыны кире кайтырга

4 айдамана и лишь 1 статуэтка

19-нчы декабрь көнне Сәләт йортында Республикакүләм «Сәмрух-2016» ел премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе буенча сайлап алу туры уздырылды. Премия берләшмәбез әгъзаларын, партнер, проект авторлары һәм оештыручыларын бүләкләү, рәхмәт сүзләре әйтү максатыннан үткәрелә.

Чараны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин ачып җибәрде. Ул Сәләт барлыкка килгән елларны хәтереннән уздырды, истәлекләргә бирелде. «Премиядә катнашу – үзе зур җиңү ул. Һәммәгезгә дә уңышлар теләп калам!» - дип белдерде Алмаз Хәбибуллин.

Аннары сүз Рәсәй Федерациясе Федераль Җыенының 7-нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Сәләт Попечительләр советы рәисе Марат Бариевка тапшырылды: «Проектларыгызга күңелегезнең бер генә өлешен бклса да салып әзерләгәнсездер. Уңышыгызга, беренче чиратта, үзегез ышаныгыз, аннары башкалар да сезгә ышаныр!»

«Ел әйдаманы» номинациясендә Сәләт тормышында актив катнашкан, аның үсешенә өлеш керткән әйдаманнар катнашты. Үзләренең эшчәнлеге белән Фәннур Шәйхетдинов, Чулпан Фатыйхова, Ләйсән Вәлиева һәм Фәнил Хәсәнов таныштырды.

Презентацияләр төрле булды: катнашучылар креативлыкка өстенлек бирделәр: Фәннүр Шәйхетдинов тамаша күрсәтте, Чулпан Фатыйхова чыгышын «Махсус операция» дип атады, Фәнил Хәсәнов шаян, Ләйсән Вәлиева әдәби телдә үзе белән таныштырды.

Фәннүр Шәйхетдинов Премиядә беренче тапкыр катнаша. 2015-нче елда беренче тапкыр әйдаман булган.

-         Фәннүр, синең өчен әйдаман булу нәрсә яисә кем ул?

-         Әйдаман булу, беренче чиратта, зур җаваплылык ул. Һәр эштә куркынычсызлыкны саклау кирәк. Мин балаларым өчен җавап бирәм. Әле алар өчен үрнәк тә булу кирәк бит. Син баланың сәләтен күреп алырга, аны үстерүгә көч куярга тиешсең. Әйдаман – ул әле психолог та: төркемдә туган киеренке хәлләрне хәл итә алу бурычы да бар. Һәм әлбәттә, дус та була белү зарури. Сәлкеш синең  белән күңел ача алсын, серен чишсен, киңәшләшсен.

-         Чыгышыңнан соң нинди хисләр кичердең?

-         Җиңеллек. Өстемнән тау төшкәндәй булды, шундый дулкынландым, борчылдым. Чыгышымнан канәгатьмен, тик кайбер җитешсезлекләр дә булды. Дусларымның ярдәме дә яңа көчләр өстәде.

Залдагы кабатланмас атмосфера турында да бер-ике сүз әйтү кирәктер: чыгыш ясаучы әйдаманнарның дуслары, үзләренең әйдаманнары да килгән иде. Биредә дәрт, энергия, алкышлар авазы Сәләтнең үзенчәлеген тагын бер кат раслады.

Лия Мифтахетдинова, Сәләт медиа-мәктәбе укучысы