Тормышыңны уңай якка үзгәртергә беркайчан да соң түгел! кире кайтырга

Изменить жизнь к лучшему под силу каждому!

19-нчы гыйнвар көнне, 17:30, «Сәләт» йортында «Чит илдә белем алу синең карьераңның акселаторы» дигән темага остаханә уздырылачак. Open-talk форматында узачак әлеге чарада «Сәләт» инициативалар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова һәм башка тәҗрибәле спикерлар чит илдә белем алуның һөнәри үсеш өчен булган әһәмияте хакында сөйлиячәк. Очрашу кысаларында шулай ук танылган шәхесләр белән «skype call» да уздырылачак. Алар, үз чиратларында, чит илләрдә белем алып кына калмыйча, бүгенге көндә ничек тормыш итүләре турында да сөйлиячәк. 

Тормышыңны уңай якка үзгәртергә беркайчан да соң түгел. Ә безнең белән моны эшләве тагын да җиңелрәк!