Чып-чын туган көн бәйрәме! ← кире кайтырга
Бүген, ягъни 9 нчы декабрь, сишәмбе көнне, "Пирамида" концертлар залында «Сәләт»нең 20 еллык юбилей тамашасы гөрләп узды. Бәйрәм гомумән алганда 5 сәгатьтән артык барды, зал мөхтәрәм кунаклар, танылган шәхесләр һәм «Сәләт»леләр белән шыгрым тулы иде.
Тамаша 16:30 да «Пирамида»ның фойесында башланып китте. Инде җыелып өлгергән сәлкешләрнең күңелен Рәдиф һәм Рүзәл абый Әхмәдиевләр күрде: алар бергәләшеп уеннар уйнадылар, «Сәләт» өчен син ни эшләргә әзер?» дигән сорауга җавап эзләделәр, әйдаманнарны биеттеләр. Зал буйлап тәм-том тулы савытлы оештыручы абый-апалар йөрде, алар иң актив сәлкешләргә махсус шоколадлар өләштеләр.
Чын бәйрәм тантанасы инде сәхнәдә, 19:00 дә башланып китте. Алып баручылар итеп 4 пар сайланган иде: Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров, Альберт Шакиров һәм Алисә Җамалиева, Айназ һәм Айдар Габидуллиннар, Рәдиф һәм Рүзәл Әхмәдивлар. Нәкъ менә алар безнең кичебезне онытылмаслык итәргә тырышты.
Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә «Сәләт»не котларга Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов менде. «20 ел дәверендә «Сәләт» үсте, үзгәрде, зурайды. Бүген, шушы сәхнәдә басып торганда, минем Җәүдәт Сөләймановка зур рәхмәтемне белдерәсем килә, аның тырышлыгыннан башка «Сәләт» моның хәтле алга китә алмас иде. Туган көнең белән «Сәләт»!», - дип, ихлас котлауларын җиткерде ул. Котлавыннан соң Җәүдәт абыйга рәхмәт хаты да тапшырды. «Сәләт» - ул һәммәбезнеке. Сез дә, Рөстәм Нургалиевич, сезнең уңкулларыгыз, укытучы-мөгаллимнәр – безнең терәк. Үзегезгә рәхмәт!» - дип Җәүдәт абый да, үз чиратында, котлап узды.
Алардан соң сүз «Сәләт» гаиләләренә бирелде. Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәридә Сафина һәм аның кызы, танылган балерина Айсылу Мирхафизхан сәхнәгә чыкты. Алардан соң исә Риф һәм Туран Гатауллиннар, Салават һәм Самат Юзеевлар төрле уен коралларында уйнап, музыкаль компазиция башкардылар.
Митя Бурмистров, Ислам Вәлиев һәм Вәгыйз Әюпов шулай ук күмәк номер башкардылар. Шулай ук «Дуслык кадере» дип аталучы җырлы-шигъри чыгыш та тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Ә менә сәхнәгә «Отцы», «Гуфи» һәм «Удар-Татар» КВН командалары күтәрелгәч, зал алкышларга күмелде. Әлеге чыгыш «Сәләт» КВН Лигасы тарафыннан әзерләнгән, аның эшчәнлеген сурәтләде.
Төрле еллардагы Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлары да «Сәләт»не котларга килгән иде. Марат Бариев, Рәфис Борһанов һәм Владимир Леонов «Сәләт»кә киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр, үзләренең һәрчак терәк булырга әзер булуларын белдерделәр.
Бәйрәм тантанасының ахырында сәхнәгә «Сәләт» балалары күтәрелде. Алар әти-әниләре белән бергәләшеп күмәк җыр башкарды, киләчәктә сәлкеш булырга вәгъдә бирде.
Бәйрәм булгач тәм-томсыз булмый инде: зур торт өстенә утыртылган шәмнәрне «Сәләт» аксакалы Алик абый Гыйльми, «Сәләт» клубы президенты Айгөл апа Габдрахманова һәм булачак сәлкеш Нурхәят өреп сүндерде.
Юбилей концерты Җәүдәт абыйның рәхмәт сүзләре белән тәмамланды: «Туган көнең белән «Сәләт»! Туган көнең белән «Сәләт»ем! Килгән барлык мөхтәрәм кунакларга, сәлкешләргә ихлас рәхмәтләрем!» - дип белдерде ул.