«Иске Казан җыены» гөрләп, бер сулышта үтте ← кире кайтырга
21-нче август көнне, Татарстан Республикасы Биектау районы Камай авылында урнашкан «Иске Казан» музей-тыюлыгында, милли бәйрәм – «Иске Казан җыены» уздырылды.
Фестиваль инде 2009-нчы елдан бирле уздырылып килә. Тик эчтәлеге һаман шул килеш кала бирә: әлеге алан туган ягыбыз тарихын һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән. Быел исә җыен үз территориясендә 500-гә якын «Сәләт»лене җыйды. Бу исә башка еллардан ике тапкырга артык дигән сүз.
Ачылу тантанасында «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов сәлкешләрне сәламләде, изге теләкләрен җиткерде. «Татар үсеп, әдәби телебез башланып киткән җирләргә инде менә ничәнче мәртәбә тупланып килүебез, кайтуыбыз. Һишчиксез, без кайда гына барсак та, Иске Казанның үзебезнең татар җире икәнен беләбез. Без бүген кабаттан туган йортыбызга кайттык!» - дип белдерде ул.
Биектау районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина да Җәүдәт абый фикере белән килеште. «Сезне биредә күрүебезгә чиксез шатбыз! Изге Иске Казан җиреннән ирешәчәк уңышларыгыз өчен тагын да илһамланып, яңа көчләр, уй-фикерләп туплап китәрсез дип өметләнәбез! Безнең ишекләр һәрвакыт ачык, рәхим итегез!» - дип җиткерде Люция ханым.
Чара нибары бер көн генә барса да, программасы бик тыгыз һәм файдалы төзелгән иде. Фестиваль, «Сәләт» проектлары традициясе буенча, сәламләүдән башланып китте. Җыенның катнашучылары – «Сәләт-Шәхес» аланы сәлкешләре, Биектау районының сәләтле балалары һәм «Сәләт» аланнарының делегацияләре – турытаякка тезелеп, бер-берсен сәламләделәр, традицион җырларны җырладылар. Аннары алар өчен милли, шул ук вакытта заманча «Сабантуй» бәйрәме уздырылды.
Әлбәттә инде, «Сәләт»тәге бер чара да дәресләрдән башка үтмәгән кебек, «Иске Казан җыены»нда да уку-укыту программасы бик файдалы һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Төрле-төрле юнәлешләр буенча сәлкешләр интерактив лекцияләр тыңлы й һәм остаханәләрдә катнаша алдылар.
Шундый юнәлешләрнең берсе булып мәдәният өлкәсе тора. Аның кысаларында, «Ялкын» балалар журналыннан Айгөл Абдрахманова, «Шәһри Казан» газетасыннан Линар Закиров тарафыннан остаханә; журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев белән интерактив лекция форматында очрашу уздырылды.
Ә Казан җөе техникасына, читек тегү өчен махсус эшләнмәләр тегәргә, агачтан кашыклар ясарга өйрәнәсе килүчеләр өчен «Үз кулларың белән» юнәлеше эшләде. Укытучылар читекче Илдар Шәйхетдинов һәм халык кәсебе буенча рәссам-мастер, дизайн кафедрасы доценты, Рәсәйнең Рәссамнар Союзы әгъзасы Владимир Колесьянкин балаларга үзләренең һөнәрләре серенә төшендерделәр.
IT-сфера яңалыклары, фәнни эшчәнлек, робототехника, инновация эшләнмәләрен өйрәнәсе килгәннәр фән һәм IT юнәлешенә бардылар. Әлеге юнәлеш буенча үткәреләчәк чарага Татарстан Республикасының фән белгечләре, инновация проектлары җитәкчеләре, радиомеханика көллияте укытучылары, программалаштыру, электроника һәм робототехника белгечләре чакырылды. Алар исәбендә Марсель Сидиков, Артур Нәбиуллин һәм Булат Юсуповлар да бар иде.
Дәресләрдән соң ябылу тантанасы – зур концерт башланып китте. Биредә «Сәләт-Шәхес» аланы үзләренең биюләрен биеде, КВН командалары чыгыш ясады, җырчы, биючеләр дә читтә калмады. Бер сүз белән әйткәндә, фестиваль гөрләп, бер сулышта үтте.