Чаллыларның көтеп алган җиңүе! кире кайтырга

Долгожданная победа Челнов!

Бүген Сәләт Йортында Сәләт Марафоны кысаларында «Мирах» интеллектуаль Лигасы ачык турниры узды. Финал этабында Теләче, Чаллы, Саба һәм Казанның «СОлНЦе» мәктәбе укучылары көч сынашты.

Сәләт Марафонының һәм аерым алганда бу уенның максатлары турында «Сәләт» клубы рәисе Игорь Смирновтан сораштык.

– Бу интеллектуаль уен Сәләткә татар телен яхшы белүче, халыкара һәм башка дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашучы балаларны җәлеп итү максатыннан, киләчәктә алар Сәләт проектларында катнашсыннар дигән теләк белән уздырыла. Күпләр белә инде: безнең берләшмәдә белем бирү киңлеге бар, анда нәкъ менә шушындый балалар яңа белем туплый, башкалар белән таныша ала. Командалар берничә турда көч сынашты, яхшы гына нәтиҗәләр күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, иң күп балл җыйган өч командага «Мирах» интеллектуаль Лигасыннан бүләкләр тапшырылды.

Ә без үз чиратыбызда Чаллы командасын көтеп алынган җиңүләре белән котлыйбыз!