Казан өчен яшьләрнең бердәм тавыш бирү көне кире кайтырга

Бүген, ягъни 22-нче сентябрь, 200 һәм 2000 сум номиналлы купюраларда символ-шәһәр буларак Казан өчен яшьләрнең бердәм тавыш бирү көне. Һәр кешенең 4 тапкыр тавыш бирү мөмкинлеге бар! Яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары инде үз тавышларын бирделәр! Син дә алар рәтенә кушыл! 

Беренче тапкыр илебез тарихында Рәсәйлеләр акча билгеләрендә нинди символ булачагын үзләре тәкъдим итеп, үзләре үк сайлый алачаклар. Беренчелек өчен көрәш 6 шәһәр арасында бара. Казан бирешми, тик Сочида калышмый: нибары 10 мең тавышка гына артта бара. Инде бик тиздән – 7-нче октябрь көнне бәйгегә нәтиҗәләр ясалачак. Татарстанның башкаласы Рәсәйне тәкъдим итәргә лаек! Казан өчен твоя-россия.рф сайтында тавыш бир! Бердәм булыйк!