Эшмәкәрлек осталыган үстерү өчен уникаль мәйданчык кире кайтырга

Җәй әйбәт һава торышы белән сөендермиме? Аны онытылмас вакыйгалар белән бает! Кайда дисеңме? Сәләт аланнарында, билгеле! 

25 смена арасыннан кайсын сайларга белмисезме? «Университет талантов» белән бергәлектә әзерләнүче «Сәләт-Эшмәкәр» сменасын сынап карагыз! 

«Сәләт-Эшмәкәр» – эшмәкәрлек осталыган үстерү өчен уникаль мәйданчык ул. Әлеге алан бизнес төзергә өйрәтә, иҗади потенциалыңны үстерә, уңышлы шәхес тәрбияли. 

Смена Лаеш районында урнашкан «Звездый» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә үтәчәк. Биредә төрле юнәлешләрдәге остаханәләр тыңлап була: SMM, маркетинг, бизнес-стратегияләр, максат кую, һ.б. Команда булдыруга юеәлтелгән тренинглар, видеосәнгать, хореография серләре, handmade эшләнәмәләр турында да сөйләшербез. 

25-30-нчы июль аралыгында «Сәләт-Эшмәкәр» сәлкешләре Биләрдә узучы VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында да катнашачак. 

Дустым, әгәр дә сиңа 12-17 яшь икән, 5-нче июльгә кадәр portfolio-selet.ru сайтында гариза калдырып өлгер!