«Сәләт-Азнакай» клубы һәм аның катнашучылары турында кире кайтырга

О клубе «Сәләт-Азнакай» и его участниках

Бик тиздән Азнакайның 4-нче лицее базасында «Сәләт-Азнакай» клубының рәсми ачылу тантанасы узачак. Балалар әлеге вакыйгага бик тырышып әзерләнә. Алар эшчәнлекләрен бу елның язында башладылар, шуннан бирле бик актив эшләп киләләр. Рәсми ачылыш тантанасында алар җитәкчелеккә беренче уңышларын да тәкъдим итәргә әзер. Ә алар аз түгел!

«Сәләт-Азнакай» клубы әгъзалары октябрь аенда әкияти көзге бал үткәрде. Сәләтнең чараларына хас булганча, бал Сәләт гимныннан башланды. Ә чара исә үзе матур бию белән башланды. Төп программада 6 уен планлаштырылган иде: «Түбәтәй», «Смайликлар», «Эпизод», «Танылган шәхесләр», «Мяу-мяу-мяу», һ.б. Балалар һәр уенда да бик теләп катнаштылар. Кичә «Ипподром» уены  һәм «Тунак-тунак» җыры белән төгәлләнде.

2-нче ноябрь көнне Азнакай шәһәренең Балалар Иҗаты Үзәгендә, Әдип Әлмир кубогына III Республикакүләм шахмат турнирының район этабы уздырылды.

Биредә Азнакай районының 30-лап сәләтле һәм актив баласы катнашты. Уен 3 этаптан тора. Җиңүчеләр түбәндәге категорияләр буенча билгеләнде: 1-5-нче сыйныфта укучы егет-кызлар; яшүсмер егетләр; командалы зачет.

Икенче чирекнең башында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының мәктәп этаплары башланачак. Ә ноябрь ахырында Клубның ачык ишекләр көне көтелә.

«Сәләт-Азнакай» клубы әгъзалары – актив тормыш позицияләре максатчан, кызыксынучан яшьләр. Буш вакытларында алар музейларга йөриләр, белемгә омтылалар, башкалар белән дә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Клубның командасы яшьләр өчен уздырылган VII Бөтенрәсәй тарихи «Битва за Севастополь»  волонтерлар квестында 3-нче урынны яулаган.

Зур җаваплылык хисе белән Клубны Булат Гаптуллин җитәкли. Булат «Сәләт-Азнакай» аланында 3 тапкыр сәлкеш булган (2014-2016-нчы еллар). «Мин Сәләт турында һәр укучының да ишетүен, белүен телим. Сәләт – яңа танышулар, яңа белем һәм зур тәҗрибә ул. Бүгенге көндә мин үземнең тормышымны Сәләттән башка күз алдына да китерә алмыйм. Иҗтимагый тормышта катнаша алуым өчен Сәләткә рәхмәтлемен!» - дип белдерде ул.  

Афәрин, Азнакайлылар! Сез булдырасыз! Гел уңышлар юлдаш булсын!