«Сәләт-Лекторий» турында проектны оештыручылар сөйли кире кайтырга

О Лектории «Сәләт» – сами организаторы

«Сәләт-Лекторий» – белеем алуга омтылган, үзенә ни кирәкне әйбәт белгән яшьләр өчен менә дигән проект. Исегезгә төшерәбез, әлеге проект кысаларында продюсер Денис Вәлиев һәм «Фабрика Предпринимательства» мәктәбе җитәкчесе Артем Захаров белән очрашулар гөрләп узды.

«Сәләт-Лекторий» проекты үз эшчәнлеген дәвам итеп 17 нче ноябрь көнне Галиәскәр Камал исемендәге Татарстан Республикасы Академия Театрының яшь актерлары белән очрашу оештыра. Әлеге исәптән без «Сәләт-Лекторий» проекты җитәкчеләре – Лилия апа Серазетдинова һәм Эльвира апа Нуреева белән әңгәмә кордык.

И: «Сәләт-Лекторий»ның максаты нидә?

Эльвира Нуреева: Лекторийның максаты республикабыз яшьләренә кызыклы һәм танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру, алар белән фикер алышу, тәҗрибә уртаклашудан гыйбарәт.

И: Киләсе очрашуның темасы нинди?

Лилия Сиразетдинова: Киләсе очрашуга Г. Камал театрының яшь актерлары чакырылды. «Сәхнә артында» дигән тема астында әңгәмә корачакбыз. Биредә сез татар театр сәхнәсенең серләренә төшенә алачаксыз, үзенчәлекләрен белерсез, бүгенгесен, киләчәген күзалларсыз.

И: Нинди актерлар чакырылды, сер булмаса?

Э. Н.: Бу көнне сезгә Ләйсән Фәйзуллина, Эмиль Талипов, Алмаз Гәрәев, Илнур Закиров үзләренең уңыш серләрен чишәр.

Л.С.: Шулай ук Камал театрының PR һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе урынбасары Айгөл Дәүләтшинаны да чакырдык. Ул безне театрның киләчәккә булган планнары белән таныштырыр.

Очрашу кызыклы булырга ошаган, театр белән кызыксынучылар, килми калмагыз!