«Фәнсар» Академиясе шәһәрчеге 2016-нчы елның башында үз ишекләрен ачачак! кире кайтырга

Академический городок «Фәнсар» открывает свои двери уже в начале нового года!

Кадерле әти-әниләр! Шатлыклы хәбәрне сезгә җиткерергә ашыгабыз! 

2015-нче елның җәендә, Биләр музей-тыюлыгында, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә ачкан «Фәнсар» Академиясе шәһәрчеге 2016-нчы елның башында үз ишекләрен ачачак! 

4-9-нчы гыйнвар аралыгында, яңа технологияләр белән җиһазландырылган, заманча ял базасында «Олимп» фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе эшлиячәк. Биредә математика (6-нчы сыйныф), астрономия (7-9-нчы сыйныфлар), җәмгыять белеме (7-9 нчы сыйныфлар) һәм информатика буенча (7-10 сыйныфлар) дәресләр укытылачак. Мөгаллимнәр буларак Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертлары һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән танылган спикерлары чакырылачак. 

Сезнең уңышыгыз безнең өчен дә бик мөһим! Бергә без республикакүләм һәм бөтенрәсәй фән олимпиадаларында зур нәтиҗәләргә ирешә алырбыз! Чөнки «Сәләт» – мөмкинлекләр мохите. Без бергә, бер көчле! Катнашырга теләк белдереп гаризаны бирегә юллагыз. Ашыгыгыз, урыннар саны чикләнгән!

Белешмә:

«Фәнсар» Академиясе шәһәрчеге территориясендә түбәндәге технологияләр бар:
- директор кабинеты, эш персоналы өчен торыр урыннар, медпункт һәм саклау пунктлы административ комплекс;
- 60 кешегә исәпләнгән ашханә, әзерләү өчен кухня;
- һәркайсы 20-40 кешелек 4 торак комплекс. Аның берсе – гарип балалар өчен. Һәр комплекста аерым душ һәм бәдрәф бүлмәләре дә бар (егетләр һәм кызлар өчен аерым);
- дәресләр уздыру өчен 3 класстан һәм 200 кешелек актлар залыннан торган клуб.

GUM-0296.jpg

GUM-0323.jpg

GUM-0416.jpg

GUM-0453.jpg

GUM-0473.jpg


GUM-0515.jpg

GUM-0533.jpg

GUM-0572.jpg

GUM-0691.jpg

GUM-0776.jpg

GUM-8256.jpg

GUM-8262.jpg

GUM-8270.jpg

GUM-8271.jpg

GUM-8281.jpg

GUM-8283.jpg