«Фәнсар» Академиясе язгы сессиядә кире кайтырга

Академия «Фәнсар» на весенней сессии

24-29 нчы март көннәрендә «Байтик» сәләмәтләндерү лагере базасында (Некрасов ур., 23) «Фәнсар» Академиясенең язгы сессиясе гөрләп узды.

6 көн дәвамында үткәрелүче әлеге сессия үз кочагына 65 сәләтле баланы сыендырды. Әйтергә кирәк, Академиянең географиясе дә елдан-ел киңәя бара: быел биредә Татарстанның Буа, Балтач, Актаныш, Сарман, Чирмешән, Лениногорск районнары, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре генә түгел, Башкорстан Республикасының Туймазы районыннан килгән катнашучылар да бар иде.

«Фәнсар»лылар – 9-11 нче сыйныф укучылары – җәмгыять белеме, химия, биология, математика, физика һәм инглиз теле кебек фәннәрдән  белемнәрен арттыра һәм үзләрен сынап карый алдылар. Сессия дәвамында укучылар өчен республикабызның төрле уку йортларының иң әйбәт укытучылары, мөгаллимнәре белем бирде.

Шунысын да искәртеп үтү мөһим, төшке ашка кадәр укучылар гадәти дәресләрдә утырсалар, көннең икенче яртысында исә алар өчен махсус танылган шәхесләр белән очрашулар оештырылды. ТНВ каналында чыгучы «Татарлар» тапшыруының төп редакторы һәм алып баручысы Раил Өметбаев; яшь, талантлы композитор Илмир Низамов; блоггер, «Юла групп» компаниясенең директоры Ленар Әмирханов; К(И)ФУ мөгаллиме Әнвәр Туйкин; шахмат уеннары буенча спорт мастеры кандидаты Луиза Вәлиуллина; «Сәләт» дискуссион клубын алып баручы Аммар Аль-Анси, «Сәләт» ветераннары – «Фәнсар» Академиясе укучылары өчен остаханәләр үткәрделәр, шәхси тәҗрибәләре һәм уңыш формулалары белән бүлештеләр.

Кичке чаралар да бик продуктив һәм файдалы булулары белән аерылып торды. Биредә укучыларга «Сәләт»нең җәйге аланнары хакында тәфсилләп сөйләнелде, «Сәләт» телләр мәктәбе үз эшчәнлеген тәкъдим итте, әйдаманнар үзләренең уку йортлары турындагы фикерләре, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай ук балалар «Умники и умницы», «Интуиция», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеннарында катнашып, җиңү яулый алдылар.

«Фәнсар» Академиясенең төп вакыйгасы – фәнни-гамәли конференция – 29 нчы мартка планлаштырылган иде. Уку көннәре барышында укучылар укытучылары белән берлектә фәнни-гамәли эш өчен тема сайларга, аны язып, соңгы көнне якларга тиеш булды. Шуның нигезендә әлеге конференциядә 20 фәнни хезмәт тәкъдим ителде. 65 катнашучы арасында 35е 11 нче чыгарылыш сыйныф укучылары. Шуңа аларга игътибар да күбрәк бирелде: һәрберсенә югары уку йортларына укырга кергәндә ташлама бирүче таныклыклар тапшырылды.

«Фәнсар» Академиясенең язгы сессиясе чыгарылыш балы белән тәмамланды. Төрле парлы биюләр, матур костюмнар, укытучылар, сабакташлар белән саубуллашу – болар һәммәсе дә балга бәйрәм дәрте, тантана өстәде.

«Фәнсар» Академиясе белемгә омтылучы, фән сөюче, сәләтле яшьләргә үзләрен күрсәтү, сынап карау өчен бер дигән мөмкинлек. Без сезне «Сәләт»нең җәйге аланнарында да көтеп калабыз!