“Фәнсар” Академиясе укучылар көтә! кире кайтырга

Академия «Фәнсар» ждет тебя

“Фәнсар” Академиясе ул – яшьләр өчен махсус белем бирү проекты һәм ул фәнгә тартылучы яшь буынга практик яктан уңайлыклар тудыру өчен эшләнә. 

 22-29 сентябрьдә "Фәнсар" Академиясенә сайлап алу уздырылачак. Сайлау электрон тест нәтиҗәләре буенча булачак, иң куп бал җыйган 200 бала “Фәнсар” Академиясенә кабул ителәчәк. Аннары 1 яртыеллык дәвамында уку он-лайн лекцияләр, вебинарлар форматында башкарылаччак. Алар арасындагы 100 сәләтле бала көзге “Фәнсар” сессиясенә бара алачак. Икенче яртыьеллык та шул ук тәртип буенча үтә, ахырда язгы сессия белән төгәлләнә. Азакта фәнни-практик конференция һәм чыгарылыш кичәсе көтелә. 

“Фәнсар” Академиясе белән кызыксынган һәр укучы fansar.selet.biz. сылтамасы буенча анкета-гаризасын калдыра ала. Рәхим итегез!