Милләттәшләребез өчен оештырылган «Сәләт-Монреаль»га гаризалар кабул итү дәвам итә кире кайтырга

Прием заявок в лагерь «Сәләт-Монреаль» от соотечественников за рубежом

2-12-нче август аралыгында Канада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән беренче тапкыр Халыкара уку-укыту һәм сәламәтләндерү «Сәләт-Монреаль» лагере узачак.

Татарстанлылар өчен сайлап алу турларытәмамланды.  Катнашучыларга теләк белдерүчеләрдән актив яшьләр (сәлкешләр, әйдаманнар, Сәләт проектлары җитәкчеләре) сайлап алынды.

Программада: Сәләт дөньясы белән танышу, интерактив тренинглар, спорт чаралары, «Сәлам, татарлар!» иҗади кичәсе, татар халкы тарихы буенча уку-укыту сессиясе (интерактив презентация, ток-шоу, экспертлар белән аралашу, Татарстан белгечләре белән skype-аралашу), «Яңа гасыр татар яшьләре» тарихи квесты, «Монреаль кичләре» исемле ток-шоу, «Түбәтәй» исемле интеллектуаль шоу, татар халкы үзенчәлеге хакында интерактив презентация, «Алтын куллар» остаханәләре эшчәнлеге (чигү, агачтан эшләнмәләр, милли бизәнү әйберләре ясау, кулинария, милли биюләр, милли көйләр), «Аулык өй» милли уены, «Сабантуй» милли бәйрәме.

Канадада проектның кураторлары булып Сәләт ветераннары Алимә һәм Марат Сәләхетдиновлар тора.

Чит илдә яшәүче милләттәшләребездән бүгенге көндә 30 гариза кабул ителде. Алар Канада, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Франция, Финляндиядә яшүче фикердәшләребез.

Алимә Сәләхетдинова:

- Соңгы вакытта бик күп шалтыратулар кабул итәм, төрле кешеләрдән 50-60 хат алам. Сәбәбе нидә дисезме? Сәләт Канадага килә – сәбәбе шул. Кайвакыт үземне хәлсез, көчсез итеп тоя башлыйм.  Тик татар җанлы бер шәхесне очрату җитә – яңадан үземдә көч-куәт тоя башлыйм. Ә әлеге татар чын дустыма әверелә. Фикердәшләремнең теләктәшлеген тою минем өчен иң зур бүләк. Без бик зур эшкә алындык:  җир шарының икенче ягында яшәүче татар балаларын берләштерергә, телебезне өйрәтергә, тарихыбыз белән бүлешергә уйлыйбыз. Без булдырырбыз кебек!

Милләттәшләребез,  әгәр сез катнашырга телисез икән рәхим итегез!