«Сәләт-Буа» клубының актив эшчәнлеге кире кайтырга

Активная деятельность клуба «Сәләт-Буа»

Буада «Сәләт-Буа» клубының ачык ишекләр көне узды. Клуб Вахитов исемендәге гимназия һәм Сәгъдиев исемендәге мәктәп базасында эшләп килә. Чарада Сәләт җәйге профильле аланнарның әйдаманнары катнашты. Активистлар безнең хәрәкәткә кушылырга теләүчеләргә клуб эшчәнлеген сурәтләп күрсәттеләр. 

Клубны Рәдиф Гарипов җитәкли. Ул сәлкеш буларак «Сәләт-Гайрәт», «Сәләт-Бөгелмә» аланнарында, Төбәкара «Болгар-Туган тел» палаткалы форумда, Халыкара Сәләт яшьләр уку-укыту форумында катнашкан. 

«Клубның рәисе булу хакында бик хыялландым. Әлеге эшне миңа ышанып тапшырулары белән горурланам. Клуб әгъзаларына балалар һәм яшьләрне үстерү эшендә уңышлар теләп калам!» дип белдерде Рәдиф. 

Клубның командасы, чыннан да, бик көчле. Рәдифнең уң кулы Алсу Хәсәнҗанова. Алсу Сәләт гаиләсенә 2014-нче елда кушылган. Беренче тапкыр ул Төбәкара «Болгар-Туган тел» палаткалы форумда катнашкан. Шуннан соң ел саен бирегә килә. Алсу үзен «Сәләт-Болгар», «Сәләт-Раушан» һәм «Изге Чишмә» аланнарында да актив күрсәткән.

«Сәләтнең җәйге аланнарын бик яратам. Әлеге мөхит, дуслар, чаралар... Искиткеч! Шуңа да «Сәләт-Буа» клубының әгъзасы буласым килде. Төрле чаралар үткәрү, әйдаманнар белән очрашу миңа бик ошый», ди Алсу.

Клуб өстәл уеннары буенча турнирлар, иҗади эшләр бәйгесе, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын һәрдаим үткәреп тора. Клуб эшчәнлеге белән «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемдә танышып барыгыз, безнең сафларга кушылыгыз!