Яшьләр дипломатиясе академиясенең актив эшчәнлеге кире кайтырга

Активная деятельность Академии молодежной дипломатии

Яшьләр дипломатиясе академиясе халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара. Соңгы атна аеруча да нәтиҗәле булган.

14-18-нче ноябрь көннәрендә, Мәскәүдә «Bookmarks» дип аталган Халыкара тренинг үткәрелде.  Тренерлар командасында Яшьләр дипломатиясе академиясе әгъзасы Диана Фазлетдинова да эшләде.

«Чараның географиясе шактый киң иде: Европа Советы, БДБ илләре... Бирелгән тема буенча катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе бик югары булуын әйтеп үтәргә кирәк. Алар төбәк өчен һәм үзләренең шәхси планнарын уйлап чыгарып тәкъдим иттеләр. Тренингта катнашу минем, беренче чиратта, тренерлар командасында эшләү тәҗрибәсе бирде. Икенчедән, мин үземнең әлеге нәфрәткә каршы хәрәкәткә кушылырга теләгәнемне аңладым. Үземнең төбәгемдә генә түгел, ә бөтен Европа буйлап кешеләргә белем бирү дөньясына үз адымнарымны ясыйсым килә», - дип уртаклашты Диана.

Тренингта барлыгы 25 кеше катнашты. Алар арасында формаль һәм формаль булмаган укыту белгечләре, яшьләр эшләре хезмәткәрләре, Европа Советы һәм БДБ илләреннән килгән активистлар да бар иде.

Чара Европа Советының Европакүләм кампания кысаларында интернет челтәрендә кеше хокукларын яклап уздырылды.  

Тренинг Рәсәйнең балалар һәм яшьләр берләшмәләренең Милли Советы, Европа Советының Яшьләр департаменты тарафыннан, Рәсәй Федерациясенең фән һәм мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль оешма ярдәме белән үткәрелде.

Моннан кала Яшьләр дипломатиясе академиясе әгъзалары  Алина Писарева, Динә Ильясова, Диана Фазлетдинова Мәскәүдәге  II  «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумында катнаштылар.

Чара 19-нчы ноябрь көнне узды. Биредә Мәскәү яшьләре, башкаланың югары уку йортлары студентлары, яшь белгечләр катнашты. Форум Мәскәү төбәгенең яшьләрен берләштерү, Татарстан Республикасын хезмәттәшлеккә чакыру максатыннан үткәрелде.

Кызлар милләттәшләребез өчен «Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләр, Татарстан югары уку йортларын тәмамлаган чит ил студентлары» юнәлешендә очрашу оештырдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге форумда катнашты, яшьләргә үзенең уй-фикерләрен белдерде. «Эшләргә кирәк, үзеңне эзләргә, башкаларга охшамаска кирәк. Теләсә кайсы урында да яхшы эшләгән кадрның кадере була. Һәр эш  аны башкаларга караганда әйбәтрәк башкаруыңны сорый. Уңыш сере шушы була. Теләк булмаса, хезмәт булмаса – булган сәләт тә күренми, бөтенләй югалырга да мөмкин», - дип кат-кат искәртте Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.