Сәләт активисты Әнвәр Оразов «Вәли» исемле мультсериал төшерә ← кире кайтырга
Сәләт активисты Әнвәр Оразов балаларга татар телен өйрәнү күңелле һәм файдалы булсын өчен «Вәли» исемле уку-укыту мультипликацион сериалын уйлап тапкан. Аның беренче вариантын сезгә тәкъдим итәбез. Әлеге мультфильм нәрсәгә өйрәтә? Әнвәрдән шул хакта сораштык.
- Әнвәр, әлеге мультфильмның идеясе кемнеке?
- 2015-нче елның маенда сыйфатлы татар мультфильмы төшерү хакында уйлана башладык. Шунда ук концепциясе дә барлыкка килде: шәһәр мохитендә яшәп туган телен оныткан малай турында язмалар.
- Төп геройга исемне ничек сайладыгыз?
- Вәли исеме ошады. (Көлә) Чынлыкта исә, мәгънәсендә кечкенә генә математик алым бар.
- Мультфильмның төп фикере нидән гыйбарәт?
- Заманага ияреп туган телне онытмау, аралашу, туган ягыбызны, авылыбызны ярату.
- Мультфильмда кызыклы моментлар бик күп. Син үзең дә КВН уенчысы буларак, балаларны кече яшьтән юморга өйрәтергә кирәк дип саныйсыңмы, әллә инде бу җиңел кабул ителсен өчен шулай эшләнгәнме?
- Юмор – мәгълүматны җиткерүнең уңайлы ысулы. Тел мәсьәләсен кат-кат җитди формада күтәрәсе килми. Шуңа да шушы ысулны сайладык. Балаларга да кызыклы, аңларга җиңел.
- Мультфильмның дәвамын кайда карап була?
- Беренче сезонның барлык серияләре әзер булгач, ТНВ каналыннан аны күрсәтәсебез килә. Телеканалның җитәкчелеге бу идеяне кире какмас дип өметләнәбез.