Сәләт активистлары – РФ Дәүләт Думасында ← кире кайтырга
Татарстанның балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары Рәсәйнең Дәүләт Думасында кунакта булып кайттылар. Илебезнең алдынгы шәхесләре белән очрашуда Сәләтне Энҗе Әхмәтҗанова, Илназ Идрисов һәм Тимерхан Шәйхетдинов тәкъдим иттеләр. Ә республикабыз активистлары белән түбәндәге шәхесләр танышты: Рәсәйдә Татарстан Республикасының тулы вакәләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев (ул әле Сәләт Фондының Попечительләр советы рәисе дә), Владимир Жириновский, Геннадий Зюганов, Николай Валуев.
Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин Татарстан яшьләрен берләштерү өчен нинди эшләр башкарылганы хакында сөйләп узды. Кунаклар үзләренең оешмаларының эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
«Шулай дәвам итегез!» - дип мактады аларны Равил Әхмәтшин.
Дәүләт Думасы бинасы буенча экскурсия барышында активистлар һәр партиядә кунакта булдылар, аннары Думаның утырышын күзәттеләр, депутатларның тавыш бирүен карадылар.
Марат Мансурович делегациядә Сәләт активистлары да булуын белгәч, алар белән татарча аралашты, берләшмәбез хакында җылы сүзләр җиткерде. Марта Бариев үзе дә Татарстаннан, Сәләт йортының Сәләт мохитенең кадерле кунагы. Депутат һәрберсенең уңышы белән кызыксынды, уңышлар теләде.
Николай Валуев балаларның барлык сорауларына җавап бирде. «Һәрвакыт үзем өстендә эшләргә тырышам. Әйе, карьера да кирәк, тик минем өчен беренче урында гаиләм тора. Мин 5+ билгесенә торырлык бәхетле кеше», - дип уртаклашты ул.
Балалар шулай ук Кызыл мәйдан, Арбат, «Москва-Сити» халыкара эшлекле үзәктә дә булырга өлгерделәр.
«Мондый рәсми чараларда минем беренче генә катнашуым. Бу зур тәҗрибә! Рәхмәт!» - дип җиткерде Энҗе Әхмәтҗанова.
«Мәскәүгә барып яраткан йолдызларымны күрүемә бик шат булдым. Хис-кичерешләремне аңлатып бетергесез! Бик кызыклы сәяхәт булды. Самолетта очтым. Бер генә түгел, 4-5-6 көн узгандай тоелды. Депутатлардан күп бүләкләр кабул иттек, зур рәхмәт!» - дип, хисләре белән уртаклашты Илназ Идрисов.
Тимерхан Шәйхетдинов та, үз чиратында, рәхмәтен белдерде: «Онытылмаслык булды! Чын яңа ел бүләге өчен зур рәхмәт!»