Ел өлкән әйдаманы булыр өчен киңәшләр кире кайтырга

Советы тем, кто хочет стать «Өлкән әйдаман года»

«Сәмрух-2019» ел премиясенең чираттагы номинациясе – «Ел өлкән әйдаманы».

Әлеге номинациядә 2019-нчы елда Сәләтнең җәйге профильле аланнарында өлкән әйдаман булганнар гына катнаша ала. Бәя бирү критерийлары белән конкурсның нигезләмәсендә танышырга мөмкин (сайтта СӘМРУХ бүлегендә).

Узган ел бу номинациядә Гүзәл Әхмәтҗанова җиңү яулаган иде. Ул быелгы катнашучыларга үзенең киңәшләрен бирде:

– Иң мөһиме – үз-үзеңә ышану. Әгәр син үзең эшләгән өлкәдә үзеңне иң яхшысы дип тоясың икән, тирә-юньдәгеләр дә моны тоячак, эшең дип янып яшәвеңне, яхшырак булырга омтылуыңны, башкаларны да яхшырак итәргә тырышуыңны күрәчәк. Үзеңне яңа, гадәти булмаган яктан ачарга, шул ук вакытта үзең булып калырга кирәк. Син өлкән әйдаман бит, сиңа шушы вазифаны, команданы һәм балаларны ышанып тапшырганнар. Димәк, син инде җиңүче. Моңа башкаларны гына ышандырырга кирәк.

Әгәр син үзеңне елның иң яхшы өлкән әйдаманы дип санасаң һәм моны башкаларга да күрсәтергә теләсәң, «Сәмрух-2019» ел премиясендә катнашу өчен гариза юлла!

Гаризалар 25-нче ноябрьгә кадәр кабул ителә. selet.biz сайтында өстә «Сәмрух» дигән кызыл төймәгә яисә махсус баннерга бассаң, гаризаның расланган формасы ачылыр. Ә портфолионы 2-нче декабрьгә кадәр оештыру комитетына тапшырырга кирәк.

2-нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы». Бу этапта портфолиолар нигезендә сайлап алу каралган. Вакыты – 2019 ел, 3-нче декабрь – 6-нчы декабрь.

3-нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә. Бу этапның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Конкурска 5 көн кала, уздырылу урыны, вакыты һәм конкурсның эчтәлеге хакында хәбәр ителә. Вакыты – 2019 елның 11-нче декабреннән – 2020 елның 23-нче гыйнварына кадәр.

4 этап –  «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру». Лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү 2020-нче елның февраль аенда узачак. «Ел өлкән әйдаманы» номинациясендә җиңүчегә «Сәмрух» сыны һәм FundSelet платформасында тупланган акчалата бүләк тапшырылачак.