нна Фельдман: “Белемгә тулы көннәр алда әле” кире кайтырга

“Агыйдел” набирает обороты

Бүген, җәйнең соңгы аеның беренче көнендә, “Агыйдел” интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы үз эшен башлап җибәрде. Паромнан cәлкешләр Актаныш җирлегенә аяк басты. Көн суык булуга карамастан, яшьләрнең кәефе яхшы. Пермь, Башкортостан, Самара яклары беренчеләрдән булып килде. Юл арыткан булса да, төшке аштан соң балаларга җан керде.

Сәлкешләр биш төркемгә 15-18 кеше бүленделәр. Балалар үзара якыннанрак танышсын өчен әйдаманнар төрле уеннар оештырып егет-кызларның ялын башлап җибәрде. Берсе түгәрәк буенча исем кабатлатса, кемдер тормышындагы кызыклы вакыйганы сөйләде, икенчесе үз мавыгулары белән таныштырды. Әлеге түгәрәктә “Агыйдел” форумының кагыйдәләре дә искәртеп үтелде: су коенмаска, территориядән рөхсәтсез чыкмаска, төрле җиләк-җимешләрне ашамаска, тәмәке тарту, хәмер эчемлекләре катгый тыелуы хакында да әйтелде. Балалар форумның территориясе белән танышты: волейбол, футбол мәйданчыклары, чатырлар, шәхси гигиена урыны күрсәтелде. Төркемнәргә бүленгән вакытта балалар төрле уеннар уйнады, үз төркеменә исем сайлау белән мәшгуль иде: “Ләззәт”, “Сәләт”, “Күбәләк”, төрле исемнәр тәкъдим ителде.

Кичке якта Актаныш муниципаль район башлыгы Камаев Фаил Мисбаһ улы, башкарма комитет җитәкчесе Фаттахов Илнар Энгел улы форум белән танышып, кунакларны каршы алды. Шулай ук “Сәләт” фондының директоры Тимур абый Сөләймәнов, форумның башкарма директоры Рафис абый Нәбиуллин да үзләрнең изге теләкләрен җиткерделәр. “Агыйдел” форумының программа директоры Анна апа Фельдман: “Белемгә тулы көннәрегез алда әле!”, - дип сәлкешләргә иҗади уңышлар теләде.

Open Air вакытында сәлкешләр үз төркемнәрен тәкъдим итте. Исем, сөрән, җыр – барысы да бар иде. Агыйдель яры балалар тавышына күмелде. Хәер, бу әле беренче генә көн. “Агыйдел”нең күрмәгәннәрен күрәсе дә алда әле.