Сәләтле аланнар – сәләтләрен күрсәттеләр кире кайтырга

Аланы показали, на что они способны

16-нчы гыйнвар көнне Сәләт йортында Республикакүләм «Сәмрух 2016» ел премиясенең «Ел аланы» номинациясе буенча сайлап алу туры узды. Премия берләшмәбез әгъзаларын, партнер, проект авторлары һәм оештыручыларын бүләкләү, рәхмәт сүзләре әйтү максатыннан үткәрелә. Бәйгедә 8 алан катнашты: «Биләр каласы», «Санак»,«Бөгелмә», «Батыр», «Рухият», «Азнакай», «Гайрәт» һәм  «Яр Чаллы».

Чараны «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов ачып җибәрде. «Аланнар үзләрен Сәләт Форумында күрсәтте инде. Монда тәкъдим итү аларга зур авырлык тудырыр дип уйламыйм. Сәләтнең дусларына әверелгән һәр жюри әгъзасына зур рәхмәтләребезне белдерәм! «Ел аланы» аеруча  кызыклы номинация, чөнки биредә әйдааннар да, балалар да катнаша. Һәр аланга уңышлар теләп калам! Сез инде җиңүчеләр!» - дип җиткерде ул.

Беренче булып «Бөгелмә» чыгыш ясады. Ул үзенең иҗадилыгын исбатлады: залдагыларны иске һәм ирекле Америкалылар мохитенә күмде. Без «ранчода» утырып бу аланның уңышлары, казанышлары турында тыңладык.

Фәннур Шәйхетдинов җитәкчелегендәге «Батыр» командасы да сынатмады. Биеп тә күрсәттеләр, аланнары белән дә таныштырдылар.

Залда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Һәр кунак үз аланына көч биреп торды.

«Биләр каласы» аланының төп юнәлеше булып тарих һәм экология тора. Аларның чыгышы буенча моның, чыннан да, шулай икәненә төшендек. Бу аланның үз эмблемасы бар – кызыл өлгергән алма, ул татар орнаментлары белән бизәлгән. Бу билге кыюлыкны сурәтли икән.

«Биләр каласы»ның чыгышы «Кызган таба» исемле кулинар программадан гыйбарәт иде. Шоу катнашучылары алма кекслары пешерде, һәр ингредиентның мәгънәсе хакында сөйләде. Сөт – балалар, күпертмә – яраткан команда дигәнне аңлата. Камыр күпереп пешкән саен алан уңышлырак дигән сүз икән аларча.

«Сәләт-Азнакай» аланы 2016-нчы елдагы уңышлары хакында сөйләде: КВН – 3-нче урын, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены – 3-нче урын. Бу казанышлар бик кадерле, ничә алан арасында Биләрдәге форум барышында яуланган бит. Биредәге сәлкешләр җәй генә түгел, ә ел дәвамында бик актив икән. «Сәләт-Азнакай» клубы ораторлык сәнгате дәресләре, татар телен үстерү тренинглары үткәрә. Аланның эшчәнлеге күп тапкыр ММЧда да яктыртылган: «Ялкын» журналында алар турында укып була, «Азнакай» радиосында да сөйләгәннәр. Чыгыш балаларның «Мин үземне Сәләт-Азнакай күзлегеннән чыгып карыйм» дигән фикер белән тәмамланды.