Альбина Кадирова, Илдан Юнысов яисә Таһир Насыйбуллин? кире кайтырга

Альбина Кадирова, Ильдан Юнусов или Тагир Насибуллин?

 Декабрь-гыйнвар айларында һәр атна саен диярлек Сәләт йортында «Сәмрух 2016» ел премиясенең төрле юнәлешләрдә сайлап алу турлары узды.  «Сәмрух» кысаларында без Сәләтлеләр арасында иң-иңнәрен билгелибез.

«Ел директоры» номинациясе жюри әгъзалары өчен аеруча катлаулы булды: иң көчле смена җитәкчеләренә бәя бирү җиңелләрдән түгел шул.

Беренче булып «Осталар бистәсе» аланы директоры Альбина Кадирова чыгыш ясады. Аның чыгышыннан без Альбинаның берләшмәбез активисты, лидеры, Сәләтнең күп проектлары җитәкчесе, тәҗрибәле ШТК остасы икәнен аңладык. Моңа өстәп ул үзенең казанышларын санап узды, җитәкче буларак эшчәнлеге белән таныштырды, ял һәм сәламәтләндерү базалары җитәкчеләренең үзе турында әйтелгән фикерләрен видеоязма аша җиткерде.

Аннан «Сәләт-Яр Чаллы» директоры Илдан абый Юнысовка чират җитте. Тыйнак кына елмаеп, сәхнә уртасына гөл чүлмәге утыртып куйды ул. Барлык тамашачылар, жюри әгъзалары зарыгып аңлатуын көттеләр. Илдан абый әлеге чәчәк үсешен үзенең Сәләттәге үсеше белән чагыштырып күрсәтте. Кечкенә генә орлыктан чәчкәле гөл барлыкка килгән.  «Яр Чаллы» командасы да шулай матур итеп үскән, чәчәк аткан икән.  Илдан абый – сәләтле җитәкче, кадерле ир һәм үрнәк әти дә.

Соңгы булып сәхнәне «Сәләт-Бөгелмә» директоры Таһир Насыйбуллинга тапшырдык. Ул уртага лифт «урнаштырды», лифт кырыйларында аның портфолиосын сурәтләүче баннерлар урын алды. Чыгыш төрле баскычлардан торды: Таһир абый Сәләт баскычларыннан менүен күрсәтте, сәлкештән башлап директор дәрәҗәсенә күтәрелү юлын тасвирлады. Аның илһамландыргыч чыгышы, ут эффектлары, үз-үзен тотышы җанатарлар күңелен яулады, жюри әгъзаларын креативлыгы белән таң калдырды.

«Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу турлары шуның белән тәмамланды. Хәзер инде җиңүчеләрнең исемнәрен генә көтәсе кала. Аларны без 16-нчы февраль көнне «Ак Барс» яшьләр үзәгендә игълан итәчәкбез. Кадерле активистларыбыз, онытмагыз: сезнең һәрберегез инде җиңүче!

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Ләйсән Миңнуллина