Альбина Кадирова: “Уен бер сулышта үтте” кире кайтырга

Альбина Кадирова: “Полуфинал лиги КВН “Сәләт” прошел на ура!”

15 сентябрь көнне “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Сәләт” КВН Лигасының ярымфинал уены булып узды.
Әлеге уенда берсеннән-берсе үзенчәлекле 6 команда катнашты. Менә алар: Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать институты җыелма командасы, “Tatar Team” – Казан (Идел буе) Федераль Университеты; “Пару ролей” – Казанның төрле университетлары җыелма командасы, “Венеция” – Казанның №37 гимназиясе, “Сәләт”нең җыелма ике командасы – “Новые люди” һәм дә “Сборная счастливых людей”.
Уен 3 өлештән торды: сәламләү, разминка һәм музыкаль чыгыш. Командалар үзләренә генә хас булган алымнар белән барлык осталыкларын күрсәттеләр, залда алкышлар тынып тормады.
Жюри әгъзалары итеп танылган шәхесләр чакырылган иде. Алар арасында җырчы, “Тамаша.ру” проекты җитәкчесе Илназ Сафиуллин, Татар радиосы челтәренең PR-менеджеры Гүзәл Гәрәфиева, республикабызның КВН яшьләр оешмасы директоры Илдар Фаттахов, “Сборная Банкетных ведущих” КВН командасы уенчысы Александр Кандыба һәм “Удар Татар” КВН командасы уенчысы, “КВН РТ” лигасы редакторы, “Сәләт” КВН Лигасы директоры Әнвәр Оразов та бар иде.
Шулай ук кунак буларак “Сәләт-Шәхес КВН” балалар җыелма командасы һәм Республика Лигасының чирекфиналистлары “#Аммахасла” КВН командасы да чыгыш ясады.
“Сәләт” КВН Лигасының администраторы Альбина Кадирова сүзләренә караганда уен көтелгәннән дә әйбәтрәк үтте: "Уен бер сулышта үтте! Командаларга тырышлыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Әзерлек барышында туган хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел! Катнашучылар да үзара дуслашып якын дусларга әверелде. Финалга үткән командаларга уңышлар телим!"
Ярымфиналның җиңүчеләре итеп “Сборная счастливых людей” танылды. Финал уенында да аларга зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!