Альбина Маннапова: «Без традицион уеннарда гына тукталмыйбыз» кире кайтырга

Альбина Маннапова: «Мы не останавливаемся только на традиционных играх»

Сәләт берләшмәсендә 50-дән артык проект эшләп килә. «IK» интеллектуаль  клубы да шулар исемлегендә. «IK» – интеллектуаль уеннар белән кызыксынучы мәктәп укучылары һәм студентларны берләштерүче мөхит ул. 2007-нче елда Клуб кысаларында без «Мирах» интеллектуаль лигасын ачып җибәргән идек. Биредә уеннар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» принциплары буенча үтә.  Быел исә Лиганың яңа сезонын яңа җитәкче белән башладык. Проектны нинди яңалыклар көткәнен Альбина Маннапова үзе сөйләде.

-         Альбина, ни сәбәпле «Мирах» проектына алынырга булдың?

-         Мин күптән инде команда составында идем, элеккеге җитәкче Гүзәл Гайнанова көз көне кандидатурамны тәкъдим итте. Каршы килә алмадым, билгеле. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеныннан Сәләттәге эшчәнлегем башланды бит.

-         Яңа сезонда нинди яңалыклар көтәргә?

-         Традицион уеннарда гына тукталып калырга теләмибез, шуңа да программаны киңәйтәбез. Тиздән «Интеллектуаль көрәш», «Quiz» кебек уеннар да старт алачак. Алар арасында тагын бер уен бар, анысы әлегә сер булып торсын. (Көлә) «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» турниры элеккечә калачак: 2 сезон – 2 уен.

-         Яңа сезонның беренче уены ничек үтте?

-         Шәп! Биредә Лиганың тәҗрибәле командалары катнашты. Яңа кешеләрнең күбрәк булуын теләр идем. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын озак һәм ныклап уйнарга кирәк. Шунсыз нәтиҗәсе булмаячак.

-         Катнашучыларга теләкләрең?

-         Яңалыктан курыкмагыз! Күнекмәләргә килегез!

-         Ә киләсе күнекмә кайчан булачак?

-         Якшәмбе көнне. 16-нчы октябрь, 14:30. Дөресен генә әйткәндә, җиңелчә күнекмәне менә хәзер үк башлый аласыз: инстаграм челтәрендә «Көндәлек сорау» рубрикасын башлап җибәрдек. @ikclubselet аккаунтына язылыгыз!