«Почти в Питере»: Игорь Смирнов КФУны тәкъдим итә кире кайтырга

«Почти в Питере»: Игорь Смирнов представляет КФУ

Сәләт активисты, сәләтле балаларга ярдәм итү һәм үстерү өчен тапшырылучы «Сәмрух» ел премиясе лауреаты («Ел әйдаманы» номинациясе) Игорь Смирнов Бөтенрәсәй студентлар спорт-патриотик «Почти в Питере» лагерендә катнаша.

Лагерь 16-22-нче август аралыгында, Ленинград өлкәсенең Приозерск районында үтә. «Почти в Питере» үзендә 5 федераль округ, 24 шәһәр, 39 югары уку йортын, 74 катнашучыны берләштерә. Алар арасында Рәсәй буйлап җыелган студентлар спорт клубларының лидерлары да бар. Әлеге лидерлар үзләренең уку йортларында спортны алга җибәрү өчен янып-көеп йөри, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди.

Лагерьның программасы уку-укыту һәм спорт чараларын чиратлаштыра. Быел яшьләр спорт менеджменты серләренә төшенә, биредә алар спорт клубы белән эффектлы идарә итәргә өйрәнәләр.

Актив ял итүдән һәм спорт белән шөгыльләнүдән башка бер көн дә үтми. Катнашучылар арасында мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы, туризм, кыяга менү төп спорт төрләре булып тора. Шулай ук студентлар төрле нормативлар тапшырып үзләренең көчләрен дә сынап карыйлар. Әлеге нормативлар «АССК Россия студентлар зачеты» нормалары буенча алып барыла.

«Лагерь миңа бик ошый. Актив студентлар арасында яшим. Күп-күп физик ярышлар үткәрелә, аларда үзеңнең спорт потенциалын арттырып була. Шулай ук үзеңнең спорт клубың өчен идеяләр дә туплап кайтырга мөмкин», – дип белдерде Игорь.