Марат Мансур улы Бариев белән ачык әңгәмә кире кайтырга

Открытый диалог с Маратом Мансуровичем Бариевым

Уку-укыту программасы кысаларындагы дәрес, лекцияләр, остаханәләрдән тыш, Сәләт Форумы кунаклары белән аралашуның тагын бер кызыклы төре бар иде. «Оpen talk» барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны спикерга бирә алдылар.

Рәсәй Федерациясе Дәүләт думасының алтынчы чакырылыш депутаты, физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары, «Сәләт» Фондының Попечительләр советы рәисе Марат Мансур улы Бариевка яуган сораулар аеруча күп булды.

«Яшьләрнең эшчәнлеге сәясәткә дә тәэсир ясый. Без сезнең өчен яңадан-яңа проектлар табып торабыз. Алар да озак көттерми нәтиҗәләрен күрсәтәләр. Димәк, без кирәкле эш белән шөгыльләнәбез һәм сезгә ышанырга була», - дип белдерде Марат Мансурович.

Әңгәмә барышында катнашучыларны иң кызыксындырган өлкә спорт булды. Сәлкешләр Рәсәй җыелма командасының Бөтендөнья допингка каршы көрәш советына булган мөнәсәбәте белән кызыксындылар.

«Былтыр безнең спортчыларның берникадәр проблемалары булды. Шуңа да хәзер бик җентекләп тикшерәләр. Вакыт үз нәтиҗәләрен күрсәтер», - дип җиткерде Бариев.

Әлбәттә инде, спорт өлкәсендә кайнаган кеше үзе дә спорт белән шөгыльләнә. Марат Мансурович яшьләр өчен кызыклы тест үткәрде: кем кайсы районнан килгәнлеген белеште, шул төбәкләрдә туып-үскән спортчыларны белүләрен тикшерде, үзенең җиңел атлетика һәм чаңгы спорт төрләре белән шөгыльләнүен яшермәде.

Әңгәмәдә Форумның төп бурычларының берсе булган сораулар бирелде. Әстерханнан килгән катнашучы Марат Мансуровичның татар теленең шомалыгын сизеп, ничек аны шулай саклап калуын сорады.

«Мин Казанда туып-үстем. Ул елларда без – Татарстанлылар – татар телендә сөйләшми идек, ояла идек. Илсур исемле егет булса ул Сашага, Раил – Романга әйләнә иде. Сезгә исә бу яктан бик рәхәт. Бүгенге көндә бик күпләр татарларның осталыгына таң кала, соклана, хөрмәт итә. Ә туган телемә мәхәббәт минем каныма сеңгән, әле тагын татарча әдәби китаплар укырга да бик яратам», - дип белдерде Марат Бариев.

Очрашу ахырында ул һәр катнашучыга уңышлар теләп калды, татар телен яратырга, хөрмәт итәргә кушты.