Шигырьләре һәр «Сәләт» активистына таныш булган шәхесебез турында кире кайтырга

26-нчы апрель, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Казан шәһәрендә тантаналы рәвештә Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшырачак.

Әлеге премия милли мәдәниятебез үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем, җыр, театр, эстрада циркы, кино сәнгате, архитектура, шәһәр төзү) иҗат иткән, иҗтимагый танылу алган, югары һөнәри дәрәҗәсе белән аерылып торган, үз автор стиле һәм оригиналь булган, яңалык керткән; әдәбият һәм сәнгатьне өйрәнүгә фәнни тикшеренүләр башкарган  шәхесләргә тапшырыла.

Кандидатлар исемлегендә быел шигырьләре һәр «Сәләт» активистына  таныш булган Җәүдәт абый Сөләйманов та бар. Игътибарыгызга Сөләйман иҗаты турында сюжет тәкъдим итәбез!