«Әйдаманнар мәктәбе» турында иң актуаль сорауларга җавап кире кайтырга

Ответы на самые актуальные вопросы о «Школе вожатых»

«Әйдаманнар мәктәбе» турында сораулар күп килә. Иң еш бирелә торган 3 сорауга җавап язарга булдык. Безгә Сәләтнең җәйге профильле аланнары координаторы Игорь абый Смирнов ярдәм итте.

1. «Миңа 18 яшь тулды. Әйдаман була алачакмынмы?»

ҖАВАП. Сәләт аланнарында әйдаман булу өчен, мәктәпне тәмамлаган булу мәҗбүри. Ягъни, 18 яшь тулган булса да, әгәр 11-нче сыйныфта гына укысаң, «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнашып булмаячак. Егет-кызлар югары уку йорты яисә урта махсус белем бирү йорты студенты булырга тиешләр.

2. «Инстаграмда, «ВКонтакте» челтәрендә «Әйдаманнар мәктәбе» турында мәгълүмат йөри. Ә катнашу өчен гаризаны кайда тутырырга?»

ҖАВАП. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнашу өчен selet.biz сайтына кереп, өстә «Әйдаманнар мәктәбе» дәресләре» төймәсенә басарга кирәк. Чыккан анкетаны дөрес итеп тутыру сиңа дәресләрдә катнашу мөмкинлеген бирәчәк.

3. «Мин Казанда яшәмим, башка шәһәр югары йортында укыйм. Ничек дәресләрдә катнашырга?»

ҖАВАП. Башка шәһәрләрдә укучы студентлар өчен Instagram челтәре аша дәресләрнең туры эфиры булачак. Әлеге дәресләрнең форматы буенча, гомумән, элемтә турында һәр әйдаман белән аерым сөйләшәчәкбез.