"Сәләт" КВН Лигасының фестиваленә гаризалар кабул ителә кире кайтырга

Открыт приём заявок на Фестиваль Лиги КВН «Сәләт»

"Сәләт" КВН Лигасының фестивале 18 март көнне "Ак Барс" яшьләр үзәгендә узачак.

"Сәләт" КВН Лигасы 2013 нче елның 11 мартында барлыкка килде. Лига Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый "Сәләт" фонды тарафыннан оештырылды.

Әлеге Лигада республикабызныңтөрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан булган 10-30 яшьлек КВНчылар уйный, командалар саны 2 дистәгә якын.

Ел дәвамында "Сәләт" КВН Лигасы төрледән-төрле чаралар, КВН уеннары, фестивальләр үткәрә һәм КВН мәктәбен оештыра. Алар бөтенесе дә мәктәп укучылары,студентлар һәм мөхтәрәм кунаклар тарафыннан бары уңай бәяләмәгә генә лаек булдылар.

"Сәләт" КВН Лигасының оештыру комитеты "КВН РТ" оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

"Сәләт" КВН Лигасының фестивале, гадәттәгечә, февраль аенда уздырыла. "Сәләт" КВН Мәктәбенең укытучылары - "КВН РТ"ның даими редакторлары: Ильяс Мамонтов ("4 татарина" КВН командасы); Роберт Исламов ("Удар Татар" КВН командасы); Әнвәр Оразов ("Удар Татар" КВН командасы).

"Сәләт" КВН Лигасының катнашучыларын чирекфинал, ярымфинал һәм финал уеннары көтә. "Сәләт" КВН Лигасының чемпионнарына "КВН РТ"ның Студентлар Лигасында катнашу мөмкинлеге бирелә.