30-нчы апрель. «Фәнсар» мәктәбенең практик конференциясе кире кайтырга

30 апреля. Научно-практическая конференция школы «Фәнсар»

Кадерле дуслар, Марсель Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар»  мәктәбенең практик конференциясендә катнашырга теләүчеләрнең саны бик күп булу сәбәпле, чара 30-нчы апрельгә күчерелә. Гаризалар 15-нче апрельгә кадәр кабул ителә, шуннан соң экспертлар комитетының эшчәнлеге башланачак. 20-нче апрель көнне иң яхшы фәнни хезмәтләрнең исемлеге билгеле булачак. Конференция «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) узачак.

Чараның төп максаты булып Татарстан Республикасы укучыларының фәнни потенциалын  ачыклау һәм үстерү тора.

Конференциянең бурычлары:

- Сәләтле һәм тырыш укучыларны ачыклау;

- Фән һәм мәдәният өлкәсендә күзәтүләр белән кызыксындырып, укучыларның иҗади, белем алу һәм интеллектуаль инициативасын активлаштыру;

- Интеллектуаль иҗат эшчәнлеген популярлаштыру, фундаменталь фәннәргә кызыксыну уяту;

- Укуларны дисциплинаара күзәтүләргә этәрү; математика, информатика, лингвистика, медицина, икътисад, биология һәм археология фәннәре өлкәсендә биремнәр һәм мәсьәләләр чишәргә өйрәтү;

- Югары уку йортларының укытучыларын, фәнни-тикшеренү институтларының белгечләрен хезмәттәшлеккә чакыру;

- Уку процессының эффектлыгын арттыру өчен кулай булган күзәтү, тикшеренү өлкәсендә уку-укыту программаларын һәм методикаларын үстерү.

Конфереция 3 юнәлеш буенча үткәрелә:

1. «Галәм, Җир һәм табигать турындагы фәннәр» (физика, астрономия, геология, география, химия, биология, экология, һ.б.)

2. «Җәмгыять һәм кеше турындагы фәннәр» (җәмгыять белеме, юриспруденция, икътисад, медицина, педагогика, социология, татар теле, мәдәният, сәнгать, архитектура, тарих, археология, агрономия, һ.б.)

3. «Сурәтләүче, модельләштерүче һәм гамәли фәннәр» (семиотика, математика, информатика, технология, һ.б.)

Конференциядә Татарстан Республикасы мәктәпләренең  8-11-нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Катнашу өчен www.selet.biz сайтында теркәлү узарга һәм fansar@selet.bizэлектрон почтасына тезислар һәм тикшерү эшен җибәрергә кирәк.

Ябылу тантанасында җиңүчеләр, лауреатлар һәм фәнни җитәкчеләр диплом-грамоталар, таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конференциянең төп нәтиҗәсе булып 2016-нчы елның июнендә тезислар җыентыгы бастырылачак.